Татарстан вәкиллеге репрессия корбаннарының Хәтер китабын чыгарачак

Китапка кергән исемнәр Татарстан белән бәйле - бу исемлектә 350 кеше.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Татарстанга катнашы булган сәяси репрессия корбаннарының исемнәре кергән Хәтер китабы өстендә эшне төгәлли. Алар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең төрле зиратларында туганнар каберлекләрендә җирләнгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алалар. Истәлек көне репрессияләргә дучар ителгән, лагерьларга һәм сөргеннәргә җибәрелгән, атып үтерелгән миллионлаган кешеләрнең истәлегенә багышланган.Китапка кергән исемнәр Татарстан белән бәйле - бу исемлектә 350 кеше. Алар арасында - Татарстан АССР Халык комиссарлары советы рәисе Хаҗи Габидуллин, язучы Мәхмүт Галәү, Казан педагогика институтының биология-химия факультеты деканы Мирсәет Сафин, шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре, галимнәр, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, дин әһелләре һәм башкалар.Китапка СССРның гарәп илләрендә (Согуд Гарәбстанында) Тулы вәкаләтле вәкиле, яшь Советлар Союзы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне урнаштыруга өлеш керткән Кәрим Хәкимов исеме дә кергән.Исемлекне төзүчеләр «СССРда сәяси террор корбаннары» мәгълүматлар базасын, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе зиратларында җирләнгән атып үтерелгән кешеләр исемлекләрен һәм башка күпсанлы ачык чыганакларны кулланганнар.Тулы вәкаләтле вәкиллек мәгълүмат җыю эшен дәвам итәчәк. Хәтер китабы мәгълүматлары буенча, 54 мең 727 кеше Татарстанның сәяси репрессияләре корбаннары булган. Төрмәләрдә 13 938 Татарстан кешесе һәлак булган.