420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 30 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ"да "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада татарча википедия волонтеры, тәрҗемәче, Россия Викимедиа волонтерлар чаптеры һәм халыкара татар телле викимедиячеләр юзер төркеме әгъзасы Фәрһад Фәтхуллин, ВКонтакте социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме координаторы, программист Рөстәм Хәйруллин, Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин катнашачак.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru