420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика журналистика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел конкурска 140 мең сумлык гомуми приз фонды белән нибары 43 гариза тапшырылган.
«Безнең интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары өчен зур булмаган конкурс популяр булыр һәм төбәк басмаларына да, шәһәр басмаларына да челтәр киңлекләрендә үз урынын һәм укучыларын табарга ярдәм итәр дип өметләнәм», - диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Җиңүчеләрне «Республика яңалыкларын интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан өчен премия», «Район яңалыкларын интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан өчен премия» һәм «Социаль челтәрләрдә массакүләм мәгълхмат чараларының иң яхшы проекты өчен премия» номинациясендә билгеләделәр.
«Республика яңалыкларын интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан өчен премия»не Enter интернет-журналы алды. «Район яңалыкларын интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан өчен премия» номинациясендә «Челнинские известия» газетасы иң яхшысы дип танылды.
«Республика Татарстан» газетасы, «Ялкын» журналы һәм «Татмедиа» АҖ филиалы «Мамадыш-информ» «Социаль челтәрләрдә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары проекты өчен премия» номинациясендә җиңде.
Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республика журналистлары конкурсы «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан дәүләт программасы кысаларында оештырылды. Ул профессиональ үсешкә, татар телле интернет-басмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.