30 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары билгеле, дин тотучыларга Хэллоуинны билгеләп үтмәскә киңәш итәләр.

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты була / Турнирда 40 илдән 200 дән артык спортчы катнаша.

X дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары билгеле / Бәйгегә 120дән артык гариза тапшырылган булган.

Ләйлә Фазлыева сәяси репрессия корбаннарына багышланган чаралар турында искәртте / Республикада сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган чаралар һәм акцияләр була.

"Белем җәүһәрләре” бәйгесен оештыручылар сайтларның кимчелекләрен атады / “Чуар дизайннар, төрле төсләр кулланалар, бу матур күренеш түгел”, - ди программист Рөстәм Хәйруллин.

Дин тотучыларга Хэллоуинны билгеләп үтмәскә киңәш итәләр / Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, дин тотучыларга мондый төрдәге чаралардан куркырга кирәк.

Алсу Сафина кызы белән Мәскәүдә хәйрия концертында катнаша / 12 ноябрьдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Новая Опера» театрында «Фоат Мансуров истәлегенә» хәйрия концерты үткәрә.

Казанда интернет-мәгълүмат чаралары республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде / Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 140 мең сум тәшкил итте.

Татарстан синоптиклары буран һәм юеш кар турында кисәтә / Көндез республикада һава температурасы +1 градус кына булачак.