Минзәлә районы Садак бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы ачылачак

Минзәләдә яшәүчеләрне тантаналы ачылыш чарасына чакыралар.

(Минзәлә, 30 октябрь`, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районы Садак бистәсендә үзара салым акчасына яңа балалар мәйданчыгы ясап куелды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

31 октябрь көнне иртәнге 9 сәгатьтә әлеге балалар мәйданчыгын ачу тантанасы була. Минзәләдә яшәүчеләрне тантаналы ачылыш чарасына чакыралар.