Татарстанда җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк

Көчле җил 31 октябрьдә төнлә һәм көндез көтелә.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Бүген синоптиклар метеорологик вазгыятьнең киеренке булачагы турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 31 октябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15 – 20 метрга кадәр көчле көньяк җил булачак.

Казанда шулай ук җилнең тизлеге 15 – 18 метрга кадәр булачагы фаразлана.