“Татар-информ”да “Зиланткон” фестивале турында сөйләячәкләр

3 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Казанда XXVII халыкара фантастика, толкинистика һәм “Зиланткон” уеннары конвенты була.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 31октябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Россиядәге фантастика, толкинистика һәм “Зиланткон” уеннары белән кызыксынучыларның халыкара җыенына багышлана.

Матбугат конференциясендә XXVII халыкара фантастика, толкинистика һәм “Зиланткон” уеннары халыкара фестивален оештыру комитеты рәисе Борис Фетисов һәм “Зиланткон” турнирын оештыручы, Татарстан Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге җитәкчесе Вячеслав Хабаров катнаша.

Искәртеп үтик, 3 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Казанда XXVII халыкара фантастика, толкинистика һәм “Зиланткон” уеннары конвенты уза. Традицион фестивальгә уенчылар Россиянең төрле почмакларыннан һәм БДБ илләреннән җыела.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.