"Татар-информ"да тикшерү изоляторлары эшчәнлеге турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 30 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә тикшерү изоляторлары эшчәнлеге турында сөйләшәчәкләр.

Матбугат конференциясендә Татарстан тикшерү изоляторлары начальнигы Илдар Вәлиев катнашачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

Теләгән һәр кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru үтәргә мөмкин.