420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьгә Россиядә 57,9 миллионнан артык кешегә прививка ясалган. Бу – барлык халыкның 39 проценты, дип хәбәр итә РИА Новости.
Кайбер субъектларда халыкның 45 проценты һәм аннан да артыграгы вакцинацияләнгән. Алар – Тыва Республикасы (54,7%), Краснодар крае (53%), Амур өлкәсе (46,2%), Санкт-Петербург (46,1%) һәм Хабаровск крае (45,4%).
Әмма кайбер төбәкләрдә бу эш сүлпән бара. Биредә Удмуртия (29,9%), Кырым (30,7%) һәм Мәскәү өлкәсен (31,8%) мисал итеп китерергә мөмкин.