Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте

Татарстан Президентының кыска вакытлы ялы 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте, ял 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, ял вакытында республика Президенты вазифалары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.