Казанда Дәүләт Думасы депутатларына «киләчәк медицина»сын күрсәттеләр

Парламентарийлар КФУның Фундаменталь медицина институтында булды.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзалары үзләренең эш көнен Казанда үткәрә.

Хәзерге вакытта алар республика территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнаша. Чара Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.

Очрашу башланганчы парламентарийлар Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында булды. Биредә 400 квадрат метрны биләгән мәйданда виртуаль хастаханә эшли. Анда төрле юнәлештәге палаталар бар.