420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Казанда 2 меңгә якын кеше экскурсия ретро-трамваена утырып йөргән. Казанның туризм үсешенә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова шундый саннар китерде.
«Экскурсия ретро-трамвае июнь аенда йөри башлады һәм июль ахырына кадәр пассажирларга хезмәт күрсәтте. Әмма, ремонт эшләренә бәйле рәвештә, ул йөрүдән туктады, шулай да трамвай 2 меңгә якын экскурсантка хезмәт күрсәтергә өлгерде», - диде Санникова.
Ул билгеләп үткәнчә, аудиогид 7 телдә яздырылган булганга, экскурсия ретро-трамвае чит ил туристлары арасында да популярлык казанган.