Иң куркынычы балаларны милли билгеләр буенча бүлү - мәктәп директоры

Павел Шмаков фикеренчә, татарлар белән русларны бәхәсләштерергә тырышу да куркыныч тудыра.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татар теле белән килеп чыккан бәхәстә иң куркынычы - балаларны милли билгеләре буенча бүлү. Иң куркынычы - татарлар һәм русларны бәхәсләштерергә тырышу. Монардан да начаррак булырга мөмкин түгел", - диде "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "7 дней" тапшыруында "СОЛце" мәктәбе директоры Павел Шмаков.

Татар теле дәресләрен укытуга мөнәсәбәтен белдереп, ул син татар, мин рус дип бүлергә ярамый, диде.

"Социаль челтәрләрне укысаң, син татар - юләр, син рус - син юләр, дигән сүзләргә тап буласың. Менә шунысы куркыныч. Бу өлкәдә мөмкин кадәр "йомшак", кайчандыр Минтимер Шәймиев эшләгән кебек эшләргә кирәк", - диде ул.