30 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте, Әлмәт театры реалити-шоу чыгара, япон егете милләттәшенә татар теле өйрәтә.

Фәрит Мөхәммәтшин федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде/ Әлеге чара Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты бинасында узды.

Әлмәт театры реалити-шоу чыгара/ Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куела.

Азнакай районында "Төп йорт" фестиваленең соңгы зональ туры узды/ 25 ноябрьдә Питрәч район үзәгендә фестиваль-конкурсның җиңүчеләре билгеләнәчәк.

Марсель Сәлимҗановның туган көнендә театр әһелләренә аның исемендәге премияләр тапшырыла/ Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан узачак.

Шамил Бикчәнтәев: Интернетта татар китапларын уку гомумтатар проектына әверелергә тиеш/ Санкт-Петербургның "Мирас" мәдәният үзәге татар яшьләре интернетта татар язучылары китапларын уку проектын башлап җибәрде.

Татарстанда җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк/ Көчле җил 31 октябрьдә төнлә һәм көндез көтелә.

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте/ Татарстан Президентының кыска вакытлы ялы 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак.

Япон егете милләттәшенә татар теле өйрәтә/ Татарстанда татар телен өйрәнеп киткән Юто Хишияма Токиода татар телендә шәхси дәресләр бирә башлады.

Мәрҗани мәчетендә татар мәдәнияте һәм Ислам дине музее ачылачак/ Музей экспонатлар җыя башлады, әмма ачылу көне билгеле түгел. Без татар халкының тарихын чагылдырган музей ачарга телибез, ди Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

Мәктәпне тикшерерүдән тыш прокуратураның эше беткәнме - татар теле укытучысы/ "Укытучылар хакында бөтен мәгълүматны тупларга прокуратураның нинди хакы бар", - дип чаң суга татар теле укытучысы Рәмзия Муллахмәтова.

Чирмешәннең Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе: Яшь буын үз телен белеп үсәргә тиеш/ "Киләчәгебез өметле булсын дисәк, эшне бүгеннән башларга кирәк", - ди Раушания Сәүбанова.

“Әлиф”не куючылар “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг-листын көтә/ Кичә ул Казанның Профсоюз урамында урнашкан Өйрәнчек театрында зур аншлаг белән соңгы тапкыр күрсәтелде.