Якшәмбе Россия кышкы вакытка күчә

Шулай итеп, РФ территориясендә 30 октябрьдән 31 октябрьгә каршы төндә сәгать теле бер сәгатькә артка күчерелә

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Россия кышкы вакытка күчә. 31 октябрьдә сәгать өчтә сәгать телләре бер сәгатькә артка күчерелә, бу россиялеләргә 60 минут күбрәк йоклау мөмкинлеге бирәчәк.
Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән вакыт тәртибе нигезендә, Россия территориясендә җәйге вакыт чоры тәмамлана. Моның белән бәйле рәвештә, РФ территориясендә 30 октябрьдән 31 октябрьгә каршы төндә сәгать теле бер сәгатькә артка күчерелә.
Күп кенә илләрдә җәйге вакыт электр энергиясен экономияләү өчен кертелә. Россиядә җәйге вакыттка мартның соңгы якшәмбесендә күчәләр.