Рөстәм Миңнеханов торак төзелеше буенча Казан администрациясе эшен тәнкыйтькә тотты

Казанда социаль ипотека буенча төзелә торган йортларга тәрәзәләр җитми

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанда социаль ипотека буенча төзелә торган йортларга тәрәзәләр җитми. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев үз докладында белдерүенчә, республика башкаласында төзелә торган йортларга тәрәзәләр куелмаган, тәэмин итүче заказ күләмен үти алмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан җитәкчеләреннән ни өчен мондый вәзгыять булуы белән кызыксынды. Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре сүзләренчә, элек сайланган тәэмин итүче заказны үти алмый, ә башка компанияләр белән килешү төзеп булмый.
Республика башлыгы, әмма, торак төзелеше өчен нәкъ Казан башкарма комитеты җаваплы булуына игътибарны юнәлтте. “Беренче чиратта принципиаль булыгыз, чөнки нәтиҗәдә сез җаваплы, - дип мөрәҗәгать итте Казан җитәкчелегенә Р.Миңнеханов. – Әгәр компания барысын да үз вакытында эшли икән, проблема юк. Әмма заказлар җыеп үтәмәгәннәр икән, без бу компанияне тикшерәбез һәм банкротлыккаа чыгарабыз, эзе дә булмасын”.
“Чыннан да проблемалар бардыр. Әмма торак төзелеше өчен җаваплы шәһәр җитәкчелеге бу мәсьәләне ноябрьгә кадәр күтәрмәде. Иң салкын вакыт, җылылык җибәрергә, эчке эшләрне эшләргә кирәк, ә безнең тәрәзәләр юк”, - дип канәгатьсезлек белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук башкарма комитет тарафыннан киләсе елга социаль ипотека программасын формалаштыру буенча тоткарлык булуына игътибарны юнәлтте. “Без программаны алдан кабул итәргә тырыштык, сез дә тоткарламагыз”, - дип мөрәҗәгать итте Казан җитәкчелегенә Р.Миңнеханов.