Telegram`да аудиохәбәрләргә расшифровка ясау функциясе барлыкка килергә мөмкин

Хәзер WhatsApp аудиохәбәрләрне язма хәбәрләргә күчерү алымын сыный.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Telegram мессенджерында аудиохәбәрләргә расшифровка ясый торган функция барлыкка килергә мөмкин.

Бу хакта кулланучылар белән аралашкан вакытта мессенджерга нигез салучы Павел Дуров әйтте.

«WhatsApp аудиохәбәрләрне язма хәбәрләргә күчерү алымын сыный, Telegram`да мондый мөмкинлек барлыкка килү ихтималы бармы?» дигән сорауга Павел Дуров «Ишеттем» дип җавап бирде.

Шулай ук аудиохәбәрләргә расшифровка ясауны «Одноклассники» социаль челтәрендә дә эшләтеп җибәрделәр, аңа кадәр бу функция «ВКонтакте»да барлыкка килгән иде. Моны WhatsApp мессенджеры да сыный.