Сораштыру: Һәр бишенче россияле больничныйга китү өчен сәламәтлеге турында ялганлаган

Сораштыруда катнашучыларның 76 проценты эшкә бармас өчен үзләренең яки якыннарының сәламәтлеге турында беркайчан да ялганларга тырышмавын әйткән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия халкының якынча 21 процентына эштә ял алыр өчен ялганларга туры килгән. Шул ук вакытта һәр бишенче кеше дөрес булмаган төрле сәбәпләр әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 10 проценты ял алу өчен үзенең яки туганнарының сәламәтлеге турында ялганларга мәҗбүр булган.

«Работа.ру» порталы мәгълүматлары буенча, сораштыруда катнашучыларның 42 проценты табибка бару өчен ялганлап эштән сорап киткән. Эштә булмауның чын сәбәпләрен әйтүчеләрнең 23 проценты «баланы калдырырга кеше юк» дигән, 15 проценты йоклап калу аркасында эшкә килмәвен, 11 проценты сантехник, мастер яки зур габаритлы товар алып килүләрен көтүен әйткән.

Шулай ук сораштыруда катнашучыларның 4 проценты көтмәгәндә туганнары килү, ә 3 проценты урамда йөрү яки дачада ял итү өчен яхшы һава торышы булу аркасында эшкә бармыйча калуын белдергән, дип яза «Российская газета». 

Шул ук вакытта җавап бирүчеләрнең 19 проценты эштән ял сорау өчен сәбәпләрнең 10 проценты ялган булуын, ә 5 проценты эштән сорап китү өчен сәбәпләрнең 10-30 процентын уйлап чыгаруын әйткән. Тикшеренүдә катнашучыларның 2 проценты җитәкчесен алдарга әзер булуын, ә 1 проценты эшкә чыкмас өчен сәбәпләрнең яртысыннан күбрәген уйлап чыгаруын белдергән. Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның 3 проценты ялган «больничный» кәгазьләре дә ясаткан.  

Ә җавап бирүчеләрнең 76 проценты эшкә бармас өчен үзләренең яки якыннарының сәламәтлеге турында беркайчан да ялганларга тырышмавын әйткән.