Матди булмаган мирасны саклау турындагы закон проекты кертелергә мөмкин

Традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт өчен хокукый механизмнар да теркәләчәк.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына көзге сессиягә Россия халыкларының матди булмаган мирасына сак караш мәсьәләләрен җайга сала торган закон проекты кертелергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Без инде эш фронтын билгеләдек, хәтта юл картасын күрәбез һәм әлеге закон проектын көзге сессиягә кертергә планлаштырабыз, барысы да килеп чыгарга тиеш, дип өметләнәбез», — диде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Ярославльдә «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» сигезенче парламент форумы нәтиҗәләре буенча брифингта.

Сенатор сүзләренчә, документ матди булмаган мирас объектларына кагылышлы төшенчәләр аппаратын урнаштырачак, төбәкләргә аларның реестрларын алып бару хокукын бирәчәк. Шулай ук традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт өчен хокукый механизмнар да теркәләчәк.

Гомәрова күпмилләтле Россиядә вазгыятьнең уникаль булуына игътибар итте, шуңа күрә форумда кайбер белгечләр матди булмаган мирасны саклау буенча халыкара декларацияләргә имза салырга ашыкмаска дигән фикер белдерде.