news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татмедиа Казан тимер юл вокзалында вендинг-аппараттан газета-журналлар сата башлады

Яңа аппараттан беренче булып «Сөембикә», «Идел», «Шәһри Казан» басмалары сатылды.

Татмедиа  Казан тимер юл вокзалында вендинг-аппараттан газета-журналлар сата башлады
Владимир Васильев

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте милли басмалар сата торган вендинг аппаратларының чираттагысын Казан тимер юл вокзалының «кызыл» бинасына урнаштырды.

Шулай итеп, «Татмедиа» вендинг аппаратларының гомуми саны 10га җитте. Тимер юл вокзалыннан тыш, аппаратлар Агросәнәгать паркында, Республика клиник хастаханәсендә, Ветераннар госпиталендә, Татарстан Хөкүмәт йортында, шулай ук «Тукай мәйданы», «Имәнлек», «Кәҗә бистәсе», «Сукно бистәсе», «Яшьлек», «Төньяк вокзал» метро станцияләрендә бар.

Тимер юл вокзалында урнаштырылган яңа аппараттан кулланучылар «Татмедиа» чыгарган газета-журналларны тәүлек әйләнәсе сатып ала ала. Ассортиментта балалар өчен «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары, «Чаян» юмор-сатира басмасы, хатын-кызлар өчен «Сөембикә» һ.б популяр басмалар бар. Казанга килгән кунаклар өчен файдалы булырлык «Казань» журналы да куелган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, яңа аппарат ачылган көнне аңардан «Сөембикә» һәм «Идел» журналларын һәм «Шәһри Казан» газетасының берничә данәсен сатып алганнар. 


«Татмедиа”ның вендинг аппаратлары ярдәмендә матбугат тарату проекты быел апрель аенда эшли башлады. Иң беренче итеп газета-журнал сатучы аппаратларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сынап күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100