news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиде «гасыр музее» сайланды

Казан һәм Татарстанның иң яхшы музей җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Татарстанда җиде «гасыр музее» сайланды
Михаил Захаров

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Мамадыш туган якны өйрәнү музее һәм Казанның Габдулла Тукай исемендәге әдәби музее «Гасыр музеен сайла!» һәм «Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» тавыш бирүендә абсолют җиңүчеләр булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Казанда «Татарстан» журналы редакциясендә узды.

«Без конкурс турында белдек һәм анда катнаштык. Безне район башлыгы Анатолий Иванов та, Мамадыш районы белән кызыксынучылар, якташлар да хуплады. Музейда күп экспонатлар җыелган — районның бөтен тарихы. Музей тарихи бинада — сәүдәгәрләр йортында урнашкан. Анда теплоходларда сәяхәт итүче күп санлы туристлар була», — дип сөйләде «Мамадыш туган якны өйрәнү музее» директоры Минзилә Садриева.

«Гасыр музеен сайла!» чарасы ТАССРның 100 еллыгы сайтында быелның 22 маеннан 25 июненә кадәр уздырылды. Номинантлар исемлегенә республиканың 44 музей объекты кертелгән иде. Конкурс барышында 35,5 меңнән артык тавыш бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мамадыш туган якны өйрәнү музее 9917 тавыш, Тәтештәге Долгая Поляна авылында Молоствовлар утары 5181 тавыш һәм 2516 тавышны Бөгелмә районының Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музее алды. Казан музейлары арасында аерым бәйге үткәрелде.

«Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей — танылган татар халык шагыйре музее. Ул Казанның иң матур бинасында - Шамил йортында урнашкан. Безнең музейда гына ХХ гасыр башындагы татар әдәбияты тарихы чагылыш таба. Биредә Тукай белән бәйле мемориаль экспонатлар бар. Барлыгы җиде мемориаль әйбер һәм исән чагындагы барлык китаплар калды», — диде Г.Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Казан һәм Татарстанның иң яхшы музей җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татарстан» журналы баш мөхәррире Татьяна Вафина тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100