Президент Аппараты, әтисе вафат булу сәбәпле, Рөстәм Мерзакреевның кайгысын уртаклаша

Рөстәм Мерзакреев 2019 елның июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе итеп билгеләнде.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты, әтисе вафатына бәйле рәвештә, республика Президенты ярдәмчесенең кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, әтисе вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Мерзакреев Рөстәм Рәүф улының тирән кайгысын уртаклаша», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рөстәм Мерзакреев 2019 елның июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе итеп билгеләнде.