news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда битлек кимәүчеләрне җәмәгать транспортыннан төшереп калдырачаклар

Автобуста, трамвайда, троллейбуста яки метрода бер кеше дә битлексез булырга тиеш түгел.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак. Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм индивидуаль саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре транспорттан төшереп калдырачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков бүген пассажир ташучылар белән киңәшмәдә профилактик эшне көчәйтергә кушты. Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен «Битлексез керү тыела» дигән белешмәлекләр элергә тәкъдим ителде.

«Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, троллейбуста яки метрода битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», — ди Габделхаков. Ул шулай ук җәмәгать транспортын төнлә дезинфекцияләүне һәм көндезге вакытта салоннарны мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Шуның белән беррәттән Казан кибетләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Совет районында район хакимиятенең профильле бүлекләре белгечләре полиция органнары хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә объектлары буенча рейдлар үткәрде. Контроль-ревизия хезмәте берничә азык-төлек кибетендә булды һәм битлек режимын бозу очракларын ачыклады. Барысы белән аңлату эшләре алып бардылар.

Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында куллар өчен антисептиклар булган җәмәгать урыннарына килүчеләр өчен мәҗбүри перчаткалар кию гамәлдән чыгарылды. Әмма элеккечә үк сулыш органнарын саклау чараларын — битлек яки респираторларны кулланырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100