news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2022 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрергә мөмкиннәр

Татарстан башкаласында Россия Мәдәният министрлыгы һәм Хөкүмәт инициативасы белән ел саен үткәрелә торган тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнарының XIX бөтенроссия съезды уза.

Казанда 2022 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрергә мөмкиннәр
Эльвира Зәйнуллина

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда 2022 елда Бөтендөнья мирас комитетының төп сессиясен үткәрергә мөмкиннәр. Бу хакта видеоконференция режимында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белдерде.

«Узган ел Бөтендөнья мирас объектларын саклау дәүләт концепциясе Генераль ассамблеясенең 22нче сессиясендә Россия яңадан комитетка сайланды. Бу безнең илгә йөкләмәләрне үтәү буенча җаваплылык билгели. Объектларны саклау белән бәйле эшләрнең торышы дөнья җәмәгатьчелеге җитди игътибарында булачак», — диде ул.

Орджоникидзе шулай ук 2022 елда Россиядә Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрү өчен инициативаны тәкъдим итү йөкләмәсе барлыгын әйтте. Казанда — төп, ә Санкт-Петербургта яшьләр версиясен, диде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел XIX Бөтенроссия мәдәният һәйкәлләрен саклау съезды ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100