news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәррахов Хезмәт министрлыгыннан инвалид балаларга подгузникны күбрәк бирүне сораган

Норматив буенча тәүлеккә өч сеңдерә торган эшләнмә тиеш, әмма ихтыяҗ ким дигәндә ике тапкырга югарырак.

Фәррахов Хезмәт министрлыгыннан инвалид балаларга подгузникны күбрәк бирүне сораган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка инвалид балаларга тиешле подгузник саны буенча тәүлеклек нормативларны үзгәртүне сорап хат юллады. Мөрәҗәгать «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагында бар.

«Күптән түгел мин 2019 елгы фонд бюджеты үтәлешен карадым. Яхшы күрсәткечләр, реабилитацияләүнең техник чаралары, шул исәптән подгузник белән тәэмин ителеш югары — 98 процент диярлек. Бу яхшы, әмма факт буенча ихтыяҗ күбрәк. Әлбәттә инде, әгәр дә факт буенча ихтыяҗ буенча алсак, тәэмин ителеш күпкә түбәнрәк булачак», диде ул.

«Мин Россия хезмәт һәм социаль яклау министры адресына мөрәҗәгать иттем, аның белән очраштым һәм аңа мәгълүматны җиткердем, аерым позицияләр буенча нормативларны үзгәртергә кирәк. Без мәсьәлә яхшы хәл ителә дип саныйбыз, әмма чынлыкта кешеләр канәгатьсез кала», — дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшүдә.

Соңгы биш елда инвалид балаларга кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп булды, диде парламентарий. Тернәкләндерүнең техник чараларын финанслау өч тапкырга диярлек арткан. Бюджеттан тыш фондлар турындагы закон Дәүләт Думасына кертелде, аны икенче укылышка әзерләгәндә подгузникка факт буенча ихтыяҗны исәпкә алырга һәм бу мәсьәләне инвалидлар файдасына хәл итәргә мөмкин.

Бүген Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән норматив буенча тәүлегенә өч подгузник каралган, ә полиурия синдромы булганда көненә биш подгузник бирелергә тиеш. Айрат Фәрраховка инвалид балаларның ата-аналары, чынлыкта, подгузник күбрәк кирәк, дип хәбәр иткән.

«Нормативны ким дигәндә ике тапкырга арттырырга яки подгузникка таләпләрне үзгәртергә кирәк. Алар күбрәк сеңдерү мөмкинлегенә ия булырга тиеш», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан инвалидлары үзизоляция чорында кирәкле инвентарьга, шул исәптән подгузникка онлайн-заказ рәсмиләштерә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100