ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ветераннар белән очрашу узды

Чара Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелде

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ветераннар белән очрашу узды. Чара Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Җитәкчелек исеменнән ветераннарны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов сәламләде. Ул министрлыкның бүгенгесе, республикада сәнәгать һәм сәүдәнең торышы, Татарстанның кулланучылар базарындагы вәзгыятьне тотрыклыландыру буенча ТР Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар хакында сөйләде.
Олег Власов ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.