Татарстанның Зәй районы халык исәбен алуга әзер

Район башлыгы Татьяна Воропаева ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты күчмә утрышында ясаган чыгышында әнә шул хакта хәбәр итте

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Татарстанның Зәй муниципаль районы халык исәбен алуга әзер. Бүген район башлыгы Татьяна Воропаева Зәйдә узган ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты күчмә утрышында ясаган чыгышында әнә шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Зәй районында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча беренче чираттагы чаралар уңышлы үтәлгән. Аерым алганда, федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе паспорт виза хезмәтләре тарафыннан РФ гражданнарын яшәү урыны буенча теркәү һәм исәптән төшерү кагыйдәләре үтәлешенә системалы контроль алып барыла. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе тарафыннан урнашу урыннары исемлеге нигезендә биналарны арендага алу буенча килешүләр төзелгән. Районда халык санын алуның максатлары һәм бурычлары турында аңлату эшләре дә алып барыла. Т.Воропаева билгеләп үткәнчә, 2010 елда җирле гаммәви мәгълүмат чараларында ике дәүләт телендә 20 дән артык мәкалә дөнья күргән. Алда торган халык санын алуның әһәмиятен аңлату эшләре 2010 елның 25 октябренә кадәр алып барылачак.
Әлеге чарага әзерлек кысаларында районда балалар катнашында төрле конкурслар да үткәрелә.
Искәртеп узабыз, Зәй районында халык санын алуда 255 кеше эшләячәк, аларның 37 проценты – уку йортларында эшләүчеләр, 3 проценты – студентлар, 21 проценты – авыл җирлеге хезмәткәрләре.
Фикер алышу ахырында ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты башлыгы болай дип ассызыклады: “Халык санын алу – мөһим, социаль әһәмияткә ия чара, аның нәтиҗәләре республика һәм бөтен илнең социаль-икътисади үсеш фаразларына йогынты ясый”.