Татарстанда ашкайнату органнары авырулары һәр икенче балада очрый

Бүген югары медицина технологияләренә өйрәтү Үзәгендә Педиатр көне кысаларында “Балалар гастроэнтерологиясенең актуаль мәсьәләләре” темасына республика конференциясе узды

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның югары медицина технологияләренә өйрәтү Үзәгендә Педиатр көне кысаларында “Балалар гастроэнтерологиясенең актуаль мәсьәләләре” темасына республика конференциясе узды.
Татарстан Республикасында балаларда гастроэнтерологик авырулар таралышы проблемалары турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире, профессор, медицина фәннәре докторы Вадим Булатов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда һәр икенче балада теге яки бу гастроэнтерологик авырулар очрый. Шуңа күрә бу проблема актуаль булып кала. “Аеруча балаларда юан һәм нечкә эчәк авырулары еш теркәлә. Бүген конференциягә целиакия - ферментларның җитәрлек булмавына бәйле озакка сузылган авыруын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре турында чыгыш ясар өчен Словениядән белгечне, Марибор шәһәре Университет медицина үзәге профессоры J.Dolinsekны чакырдык. Республикада целиакия белән 57 бала авырый. Аларның һәрберсе целиакия белән авыручылар Исемлегенә кертелгән һәм даими күзәтү астында кала. Бу балаларның әти-әниләре өчен дә “Аналар мәктәбе”н оештырдык. Менә иртәгә дә Словения белгече, аналар белән очрашып, балаларны дәвалау, дәвалау максатыннан ашату мәсьәләләре турында сөйләшәчәк”, - диде ул. Профессор әйткәнчә, гастроэнтерологик авыруларны диагностикалау өлкәсендә алга китеш бар. Һәр балалар сырхауханәсендә УЗИ аппараты тора, эндоскопия тикшерүләре үткәрелә. Республика балалар клиник хастаханәсендә яңа кирәкле җиһазлар – компьютер томографы, лазер, магнитлы томография кулланыла. Әлбәттә, республика районнарында балаларда гастроэнтерологик авыруларны диагностикалау аксый. Шуңа күрә бүген бу мәсьәләне хәл итү төп бурыч булып кала. Ата-аналар үзләре дә баланың һәр зарлануына колак салырга һәм мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш”, - дип басым ясап үтте ул.
Конференциядә Словения профессоры J.Dolinsek, Ph.D. целиакияне диагностикалау, балаларда озак дәвамлы эч кату мәсьәләләрен яктыртты. Казан дәүләт медицина университеты белгечләре, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары балалар гастроэнтерологиясе һәм гепатологиясенә караган проблемаларны күтәрде.
Конференцияне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Республика балалар клиник хастаханәсе оештырды.