Көзге чакырылышта армиягә 9 мең татарстанлы китә

Отсрочка алырга яки хәрби хезмәттән азат ителергә хокуклы булмаган 1983-1992 елгы егетләр хезмәт итәчәк

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдә 2010 елның көзге чакырылыш кампаниясе старт ала һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда 2010 елның көзендә чакырылыш комиссиясенә 32 мең тирәсе егет киләчәк, аларның 9 меңнән артыгы армиягә китәчәк, дип белдерделәр “Татар-информ” агентлыгына Татарстан хәрби комиссариатында.
Төрле сүзләр йөрүгә карамастан, хезмәт итү срогы һәм яше шулай ук калачак. Егетләр бер ел хезмәт итәчәк, армиягә чакырылу яше – 18-27 яшь.
Бу чакырылышта РФ Хәрби көчләре рәтләренә отсрочка алырга яки хәрби хезмәттән азат ителергә хокуклы булмаган 1983-1992 елгы егетләр чакырыла.
Татарстан егетләре Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә төрле гаскәрләрдә хезмәт итәчәк.
Егетләрне армиягә октябрьнең икенче декадасында җибәрә башлыйлар.
РФ Хәрби көчләренә чакырылышка яки хәрби хезмәткә барудан отсрочка алуга бәйле сораулар белән кайнар линия телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Казан гарнизоны – 264-23-51 һәм Хәрби комиссариаты - 570-31-56.