Хөкем ителүчеләргә ярдәм итү максатында

Балык Бистәсе прокуратурасында шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр белән очрашу булды

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Балык Бистәсе муниципаль районы прокуратурасында шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр белән очрашу булды, дип хәбәр итә “Авыл офыклары”.
Хокук саклау хезмәткәрләре белән булган бу очрашуда кайбер хезмәт җитәкчеләре дә катнашты. Мондый чара әле беренче мәртәбә генә оештырыла. Очрашуның төп максаты булып хөкем ителүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү, аларның кайбер проблемаларын хәл итүдә булышу һәм әлбәттә инде, кызыксындырган сорауларына төгәл җавап табу иде. Иң элек җыелучылар алдында 36 нчы җинаять–башкарма инспекциясе (УИИ) башлыгы Александар Крайнов чыгыш ясады.
– Бүген инспекциядә 61 җавапка тартылучы исәптә тора. Аларның 7се мәҗбүри эшкә билгеләнгән. Шартлы рәвештә хөкем ителүче 53 кешенең (берсе балигълык яшенә җитмәгән) 5се билгеле вазифа һәм кайбер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән читләштерелгән, – диде ул. – Бу ел башыннан бирле 76 хөкем ителүче исәптән чыгарылды. Аларның 48енең хөкем вакыты үтте, 6 сының хөкем ителүе бетерелде. Милиция хезмәткәрләре белән 22 рейд үткәрдек. Нәтиҗәдә, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотуы тикшерелде. 18 хөкем ителүчегә күп төрле тәртип бозулары өчен кисәтү ясалды. Хезмәт коллективларында, уку йортларында очрашулар вакытында профилактик чаралар уздырылды.
Хөкем ителүчеләрнең күбесе ныклы гаиләләре, даими эш урыннары булмаганлыктан, спиртлы эчемлек куллану белән мавыга. Шуңа аларга социаль ярдәм күрсәтү бүген иң кирәкле, мөһим бурыч булып тора. Ирекләреннән мәхрүм ителүчеләрне яшәү урыннарына кайткач эшкә урнаштыру максатыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән ТР буенча федераль җинаять төзәтү инспекциясе арасында үзара килешү төзелгән. Шуның нигезендә 2 кеше эш белән тәэмин ителгән, 3 гражданин төзәтү эшләренә җибәрелгән. 2 хөкем ителүченең шәхесен билгеләүче документларын, берсенең медицина полисын алуда ярдәм күрсәтелгән, 3 се алкоголизмнан дәвалануга җибәрелгән.