Барыннан да элек - социаль түләүләр

Ютазы предприятие-оешмаларының пенсия, социаль һәм медицина иминиятләве фондлары алдында бурычлары кимегән

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ел башыннан бирле Ютазы муниципаль районындагы предприятие һәм оешмаларның пенсия, социаль һәм медицина иминиятләве фондларына булган бурычлары 275 000 сумга кимегән һәм 6 305 000 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” хәбәрчеләре.
Бурычның гомуми кимүе белән беррәттән, бирәчәкләре арткан предприятиеләр дә бар. Әпсәләм комбинатының әҗәте - 110 000, "АлКЗ" ҖЧҖнең - 65 мең, "Радуга" ҖЧҖнең - 31 мең, "Урыссу сәүдә оешмасы" ААҖнең - 22 мең, "Мәктәп туклану блогы" ААҖ бурычлары 101 мең, "Юлчы" ҖЧҖ - 61 мең, Тукай исемендәге ҖЧҖ - 98 мең, "Чулпан" ҖЧҖ - 25 мең, "Док-Сервис" ҖЧҖ нең бурычлары 12 мең сумга арткан.