2010 елның көзендә 10 татарстанлы альтернатив хезмәткә җибәреләчәк

Быелның язында 9 кеше альтернатив хезмәткә җибәрелгән иде

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 2010 елның көзендә 10 татарстанлы альтернатив хезмәткә җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Татарстан хәрби комиссариатыннан.
Быелның язында 9 кеше альтернатив хезмәткә җибәрелгән иде. Егетләрне Мәскәүнең 14 нче өлкә клиник хастаханәсенә, Батурин картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, “6 нчы территория буенча махсус төзелеш идарәсе” Федераль унитар предприятиесенең” 618 нче җитештерү предприятиеләре комбинаты” филиалына, “Звезда” заводына, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган авыруларны дәвалый торган балалар шифаханәсенә, Тахтинск психоневрология интернатына, “Вишенки” геронтология үзәгенә озаттылар.
Сүз уңаеннан, әгәр гражданин аз санлы халык вәкиле булса, хәрби хезмәт аның карашлары һәм диненә каршы килсә, традицион яшәү рәвеше алып барса һәм традицион хуҗалык эшләре белән шөгыльләнсә хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштыру хокукына ия.