Башкортстанда Газим Шафиковны искә алалар

Башкортстанның атаклы каләм әһеле, шагыйрь, язучы, драматург Газим Шафиковның тууына 70 ел тулды
(Уфа, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның атаклы каләм әһеле, шагыйрь, язучы, драматург Газим Шафиковның тууына 70 ел тулды.
Шушы уңайдан Уфада һәм башка шәһәрләрдә, районнарда аны искә алу чаралары башланып китте. Әлеге хәтер чаралары кысаларында БР Язучылар берлеге искә алу кичәсе оештыра. Шулай ук югары уку йортларында, китапханәләрдә Газим Шафиков укулары үтә.
Газим Шафиков 1939 елда Фрунзе шәһәрендә туа. Аннан аларның гаиләсе Уфага әйләнеп кайта. Урта мәктәпне дә Уфада тәмамлый Газим Шафиков. Әдәбиятның төрле жанрларында уңышлы эшләп талантлы әсәрләр иҗат итте Г. Шафиков. Республиканың югары бүләге – Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә һәм башка мактаулы исемнәргә лаек булды аның илһамлы иҗаты.
Газим Шафиковның иҗаты җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән дә үрелеп барды. Үз милләте язмышы хакындагы үткер публицистик язмалары, төрле мөнбәрләрдән хисле чыгышлары башкаларга да үрнәк булды.