ТДГПУ ректоры уку йорты юбилярларын котлаган

Рәдиф Җамалетдинов бу айда туган көннәрен бәйрәм итүче юбилярлар белән очрашкан
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов ай саен үткәрелә торган күркәм традиция кысаларында, уку йорты юбилярларын – лаеклы ялга чыгучы мөгаллимнәрне һәм башка хезмәткәрләрне тәбрикләде, дип хәбәр итә ТДГПУның рәсми сайты.
Рәдиф Җамалетдинов белән очрашуда университетта хезмәт куючы, бу айда 55 һәм 60 яшьлек юбилейларын билгеләп узучы һәр профессия кешеләре катнашкан. Ректор юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм бер айлык хезмәт хакы күләмендә акчалата бүләк тә тапшырган. Бәйрәм очрашуы чәй табыны артында дәвам иткән.
Якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан, иртәгә Рәдиф Җамалетдинов университет тормышын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә очрашачак.