Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә төп категория хезмәткәрләр эш хакы 18,3 процентка арта

Яңа системада төп категория хезмәткәрләрнең эш хакы 18,3 процентка артса, җитәкчеләрнеке исә уртача 30-40 процентка үсәр дигән фараз бар. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, җитәкчеләрнең хезмәт хакы, үзәкләштерелеп, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау минис
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советының даими эшләүче комитетларында хезмәткә түләүдә тармак системасына күчү турында фикер алышу дәвам итә. Бүген парламентның Социаль комитеты депутатлары халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмаларына әлеге системаны кертү үзенчәлекләре турында сөйләште. Сөйләшүдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева, ТР Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Билгеле булганча, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, 2009 елның 1 нче гыйнвареннан бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы тармак системасы буенча түләнә башалаячак. Яңа система сыйфат белән ахыргы нәтиҗәне бәйләп карарга мөмкинлек бирә дип санала. Тармак системасындагы база оклады (ул 3 мең сум тәшкил итә) ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.
Шулай итеп, киләсе ел башыннан социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең төп категориясенең эш хакы 18,3 процентка артыр дип көтелә. Бу хакта бүген министр Айрат Шәфигуллин хәбәр итте. Ул шулай ук хезмәт хакының тармактагы оптимизация чаралары һәм республика бюджетына салынган өстәмә акчалар хисабына үсәчәген белдерде.
Бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы тармак системасы буенча түләүгә багышланган һәр чарада “бер генә хезмәткәр дә элеккедән кимрәк акча алмаска тиеш” дип кат-кат әйтелә. Бүген дә Айрат Шәфигуллин, шуңа басым ясап, 2009 елның башыннан бер генә хезмәткәр дә 4330 сумнан азрак хезмәт хакы алмаячагын әйтеп үтте.
Яңа системада төп категория хезмәткәрләрнең эш хакы 18,3 процентка артса, җитәкчеләрнеке исә уртача 30-40 процентка үсәр дигән фараз бар. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, җитәкчеләрнең хезмәт хакы, үзәкләштерелеп, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнәчәк. Яхшы эш нәтиҗәләренә ирешкәннәр 30-40 процентка арткан хезмәт хакы алса, начар нәтиҗәләр белән чыкканнарны хәтта урыннарыннан да алырга мөмкиннәр.
Билгеле булганча, тармак системасында хезмәт хакы база өлешеннән (ул кешенең белеменә карап билгеләнә), компенсация өлешеннән (моңа авыр, зыянлы эш башкарган, дәүләт сере белән бәйле эшләр өчен өстәмәләр керә) һәм кызыксындыру (аңа стаж, сыйфат, тиз эшләү күрсәткечләре, премияләр керә) өлешеннән җыела. Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин нәкъ менә хезмәт хакының кызыксындыру өлешенә караган өстәмәләрне барлыкка китерүче күрсәткечләрне яңадан карап чыгарга кирәклеген билгеләп үтте. Депутатларны шулай ук яңа системаның автономияле оешмаларга кагылу-кагылмау мәсьәләләре дә кызыксындырды. Айрат Шәфигуллин аңлатып үткәнчә, тармак системасы бу оешмаларга тулысынча кагылмый. Иң мөһиме – министрлык тәкъдим итә, сайлап алу-алмау – оешмалар ихтыярында.