Сергей Погодин көзге чакырылыш турында сөйләячәк

Иртәгә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башлана
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе старт алачак. Быел көзен ил буенча Армия сафларына 200 меңнән артык кешене кабул итү планлаштырыла.
Хезмәткә чакырылучы гражданнар саны, узган язгы чакырылыш белән чагыштырганда, 1,6 тапкырга арткан. Татарстаннан хәрби бурычын үтәргә 6 меңнән артык кеше юл алырга тиеш. Көзге чакырылыш кампаниясе турында иртәгә ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин журналистларга тулырак сөйләячәк.