Николай КАЛИНКИН

“Милекне мәҗбүри иминиятләштерү турындагы закон кабул ителсә, аның файдасы зур булыр дип саныйм”

Николай КАЛИНКИН: “Милекне мәҗбүри иминиятләштерү турындагы закон кабул ителсә, аның файдасы зур булыр дип саныйм”

Совет чорында гомер кичергән Россия халкы иминиятләштерү хезмәтләре төшенчәсе астында, йортын, дачасын иминиятләштерүне күздә тотып яшәгән. Бүгенге көндә мөлкәтен иминиятләштерергә теләгән гражданнарга иминият компанияләре ниләр вәгъдә итә икән? Киңкырлы мөмкинлекләр турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Милекне иминиятләштерү” темасына узган “түгәрәк өстәл” утырышында “НАСКО” ААҖ милекне иминиятләштерү дирекциясе җитәкчесе Людмила Ягудина һәм “Росгосстрах-Татарстан” ҖЧҖ барлык төр иминиятләштерү идарәсе директоры Николай Калинкин бәян итте. Алар үз иминият ширкәтләрендә эш тәртибе, тәкъдим ителүче иминият продуктлары белән таныштырып, булган проблемаларга карата үз фикерен җиткерде.

Иң элек, үз оешмаларыгыз турында кыскача мәгълүмат биреп үтсәгез иде.

Л. Я.
“НАСКО” иминиятләштерү базарында 1996 елдан бирле эшли. Компания бәйсез аналитиклар һәм базар экспертлары тарафыннан расланган югары ышанычлылык дәрәҗәсе белән горурлана ала. “НАСКО” компаниясе башка төбәк иминиятчеләре арасында 900 миллион сумга тәңгәл иң эре устав капиталына ия.
“НАСКО” эшчәнлеге нәтиҗәләре, финанслар һәм иминиятләштерү өлкәсендә “Финанслы Россия-2007” гомумроссия милли премиясе оештыру комитеты тарафыннан югары бәяләнде. “НАСКО” ААҖ Идел буе федераль округының иң яхшы иминият компаниясе булып танылды.
“НАСКО” ның төп өстенлекләренең берсе – аның хезмәтләренең төбәкләрдә югары үтемлелеге. РФ 15 субъектында: Татарстан, Удмуртия, Чуашстан, Марий-Эл, Башкортстан, Киров, Түбән Новгород, Волгоград, Самара, Свердловски һәм Ульяновски өлкәләрендә, Краснодар, Пермь крайларында иминият ширкәтенең 80 нән артык филиалы һәм вәкиллеге клиентларны кабул итү белән шөгыльләнә.
2007 елгы хисапка күз салсак, иминият премияләре суммасы буенча былтыр “НАСКО” Идел буе федераль округы төбәк иминиятчеләре даирәсендә гомуми рейтингта 5 нче урынны алган (иминият базарындагы өлеше – 2,44 процент). Милекне иминиятләштерүгә килгәндә “НАСКО” узган ел нәтиҗәләре буенча – икенче урында. 2008 елның 8 ае эчендә гражданнарның шәхси корылмаларын иминиятләштерү үсеше безнең оешмада 165 процентны тәшкил иткән.

Н. К. “Росгосстрах-Татарстан” ҖЧҖ нә быел 87 яшь тула. Ул Татарстанның иминият компанияләре арасында лидерлык позициясен били. “Росгосстрах-Татарстан” ширкәте республика территориясендә иң эре филиал челтәренә ия: Татарстан халкына “Росгосстрах-Татарстан”ның 58 филиалы хезмәт күрсәтә. 2008 елның тугыз ае дәвамында безнең ширкәт халыкка иминиятләштерүнең барлык төрләре буенча 500 миллион сумнан артык иминият акчаларын түләде. “Росгосстрах-Татарстан” компанияләре төркеме югары әзерлекле кадрларга, тотрыклы финанслар вәзгыятенә ия һәм клиентларын яклауны ышандыра. Иминият оешмасының 3500 дән артык хезмәткәренең 2500е – иминият агентлары. Татарстанның 8 эре шәһәрендә чыгымнарны җайга салу үзәге эшли.

Милекне иминиятләштерү сезнең оешмаларда ни рәвешле тормышка ашырыла?

Л. Я.
Закон иминиятләштерү килешүләрен ике төргә бүлеп карый: шәхси иминиятләштерү һәм милекне иминиятләштерү килешүләре. Шәхси иминиятләштерү килешүләре нигезендә, иминият мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән гражданинның тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән зыян кире кайтарылса, милекне иминиятләштерү килешүе буенча, мөлкәткә салынган зыянга тәңгәл акча түләнә. Мөлкәтне иминиятләштерү килешүе нигезендә, милек, югалту яки зыян килү куркынычы, эшмәкәрлек эшчәнлегендә чыгымнар һәм көтелгән керем алынмау, гражданлык җаваплылыгы куркынычы булганда иминиятләштерелә.
“НАСКО” ААҖ компаниясе милекне иминиятләштерү төрендә махсуслаша. Иминиятчеләр өчен шәхси транспортны иминиятләштерү кызыксыну тудыра. Бу иминиятләштерүгә барлык иминият компанияләрендә дә ихтыяҗ зур. Шулай ук безнең оешмада халыкның төрле катламнары теләкләрен исәпкә алучы төрле иминият продуктлары эшләнгән. Әйтик, корылмаларны, бакча йортларындагы милекне иминиятләштерүне күздә тотучы “Аленький цветочек” продукты киң сорала. Безнең компаниядә “НАСКО-ДАЧА”, “Защита дома”, “Жилой дом” иминият программалары да гамәлдә тора. Агымдагы ел башында “Комфортное жилье” иминият продукты булдырылды, ул шулай ук иминиятчеләр арасында зур популярлык казанды. Тарифлар түбән керемле иминиятчеләр өчен дә шактый үтемле. Бу программа нигезендә, гражданин эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән фатирын, йортын, коттеджын, мунчасын, шулай ук күршеләре алдындагы җаваплылыгын иминиятләштерә ала, ягъни зур булмаган суммадагы акча түләп, бер килешүгә фатир, йорт, мөлкәт һәм җаваплылыкны иминиятләштерү дә кертелә. Гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү дигәндә, күршеләргә китерелгән матди зыянны каплау өчен чыгымнарны иминият компаниясе үз өстенә ала.

Н. К. “Росгосстрах-Татарстан” ширкәте дә күптөрле иминият продуктларын – “Дом-эконом”, “Дом-классика”, “Дом-престиж”, “Дом-актив” кебек программаларны тәкъдим итә. Алар буенча без тиз арада сыйфатлы итеп иминият полисларын рәсмиләштерәбез. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: иминият продукты тиз рәсмиләштерелсә, иминият акчасы түләнгәндә өстәмә документлар сорала. Иминиятләштерү бәясе һәм суммасы кебек төшенчәләр дә бар. Әйтик, гражданин дачасын кечкенә суммага иминиятләштергән булса, иминият очрагы килеп чыкканда, зыянны каплау өчен аңа түләнә торган акчалата сумма күләме дә зур булмаячак. Иминият суммасы югары булган очракта, чыгымнары тулысынча капланачак.

Милекне иминиятләштерү өлкәсендә нинди проблемалар бигрәк тә кискен?

Л. Я.
Кече бизнес субъектларының кредитны тәгаен алуының шиклелеге белән беррәттән, иминиятче хәбәрдарлыгының һәм үсеш дәрәҗәсенең камил булмавы кебек проблема да бар. Иминиятче еш кына үз бизнесын һәм милкен төрле тискәре факторлардан яклап калу мөмкинлекләре турында белми. Сүз аның эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен дә иминиятләштерү хакында бара. Бу проблеманы хәл итү максаты белән, “НАСКО” төрле акцияләр, конкурслар, хәйрия чаралары оештыруда үзеннән актив өлеш кертергә, меценат, иганәче булып тәкъдим ителергә һәм потенциаль иминиятчеләр белән “тере” аралашу үткәрергә тырыша. Шундый чараларның берсе – “НАСКО” иминият компаниясенең әйдәп баручы вәкилләре һәр шимбә көн “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Страхование сегодня” программасында катнаша.

Милекне мәҗбүри иминиятләштерүгә карата фикерләрегез ниндирәк? Фатирны иминиятләштерү никадәр мөһим?

Л. Я.
Бу законга килгәндә, бүгенге көндә рәсми документлар юк, шуңа күрә аның турында гәп корырга да иртәрәк. Минемчә, әгәр дә гражданин үз милкен иминиятләштерүне кирәк дип саный икән, ул ирекле иминиятләштерү буенча килешә төзеячәк. Ә киресенчә уйлаганнарга иминиятләштерүне мәҗбүриләп тагу дөрес булмас иде. Фатирны иминиятләштерүчеләр өчен күчемсез мөлкәтне тулы рисклар пакеты буенча иминиятләштерү яхшырак. Милек кенә иминиятләштерелгән очракта, давыл кубып, йортның түбәсен алып атса, әмма милеккә зыян салмаса, иминиятчегә акча түләнмәячәк.

Н. К. 1921 елдан алып, 1991 елга кадәр гамәлдә булган милекне мәҗбүри иминиятләштерү халыкның социаль яклавын тәэмин иткән. Бу төр иминиятләштерү, мөлкәтне уттан саклауны күздә тотып барлыкка килгән, шуңа күрә минем уйлавымча, аның әһәмияте гаять зур. Элекке елларда төзелеш корылмасының 40 процент өлеше мәҗбүри иминиятләштерүгә каралган иде. Гражданин елның теләсә-кайсы вакытында акча түли ала иде, теге яки бу хәл була калса, аңа иминият акчалары тапшырыла иде. Милекне мәҗбүри иминиятләштерү турындагы закон кабул ителсә, аның файдасы зур булыр дип саныйм. Күпләр “мин бетон фатирда яшим, димәк, фатирның яну куркынычы юк” дип ялгыша, ә ут белән саксыз эш итү аркасында бер генә түгел, берничә фатир һәм хәтта тулы подъезд янып бетә. Мисал өчен. Гвардейская урамында йорт шартлагач, ике гражданинның “Росгосстрах-Татарстан” да фатирларын иминиятләштергәне билгеле булды. Нәтиҗәдә, безнең ширкәт аларга акча түләде. Фатирны иминиятләштерү зарур. Без клиентларга уңайлы шартлар тудырырга, ташламалар тәкъдим итәргә, иминиятләштерүне рәсмиләштерү процессын гадиләштерергә тырышачакбыз. Әйтик, 3 нче һәм 4 нче квартал башында 15 процентка тәңгәл ташлама гамәлдә тора.

Дачаларны иминиятләштергәндә иминият компанияләре нинди документларны сорый?

Н. К.
Бакчачылык ширкәтләренә килгәндә, дачаларын иминият оешмаларының яклау канаты астына сыендырырга теләүчеләрдән, бакчачының әгъзалык билеты гына таләп ителә.

Л. Я. “НАСКО” милли иминият компаниясе өзлексез иминиятләштерү өчен ташлама тәкъдим итә. Соңгы 4 елгы 4 полис ташламага хокук бирә.

Иминиятләштерү полисында рисклар ни рәвешле исәпкә алына?

Л. Я.
Әйе, иминиятләштерү тарифлары шартларга һәм рисклар дәрәҗәсенә, сак системасына, тимер ишекләр булу-булмауга карап билгеләнә. Риск дәрәҗәсе кимегән очракта, мәсәлән, тимер ишек фатирны иминиятләштергәннән соң гына куелса, ”НАСКО”га гариза язырга кирәк. Бу очракта өстәмә килешү төзеләчәк һәм рисклар дәрәҗәсе үзгәрешләре исәпкә алыначак.

Татарстанда гамәлгә ашырылучы капиталь ремонт буенча масштаблы проект иминият түләүләре күләменә йогынты ясыймы?

Н. К.
Юк тарифлар үзгәрешсез кала. Бездә һәр йорт өчен нормативлар эшләнгән – “ленинградка”, “хрущевка” һәм башка төрле йортларга махсус тарифлар каралган. Фатирның таушалганлыгы түбәндәгечә бәяләнә: әйтик, башта фатир 1 миллион сум торса, бүгенге көндә аның таушалганлыгы 40 процентны тәшкил итсә, фатир 600 мең сумга иминиятләштерелә.

Безгә шундый сорау килеп иреште: күчемсез милкен, офис мөлкәтен, сәүдә җиһазларын, әйләнештәге товарын иминиятләштерергә теләгән кече бизнес вәкиле, иминият оешмасына мөрәҗәгать итеп, уңышсызлыкка юлыккан, аны ширкәт тәкъдим иткән шартлар да канәгатьләндермәгән һәм гомумән, җылы кабул итмәгәннәр. Кече бизнес компанияләренә кайчан йөз белән борылырлар икән?

Л. Я.
Күрәсең, иминиятче иминият оешмасын дөрес сайламаган. Милкеңне иминиятләштерергә теләсәң, компаниянең финанс ягыннан тотрыклылыгына, эш тәҗрибәсенә, филиал челтәренә игътибар итәргә кирәк. Иминият оешмасына иң яхшы реклама ул – иминият түләүләре.

Сез терлекне иминиятләштерү белән шөгыльләнәсезме?

Н. К.
Әйе, без терлекне авыру, бәхетсез очраклардан иминиятләштерәбез. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, ягъни юридик затларның чәчүлек мәйданнарын да иминиятләштерү белән шөгыльләнәбез.

Л. Я. Без уңыш көтелгән күләмдә җыелмау очрагында юридик затларга уңышны иминиятләштерүне тәкъдим итәбез.

Өлешләп төзелешне иминиятләштерүгә ничек карыйсыз?

Л. Я.
“НАСКО” өлешләп төзелешне иминиятләштерү юнәлеше буенча да эшли. Көтелгән милкен алу бәхетенә ирешмәгән иминиятчегә иминият оешмасы, аның булачак фатирына керткән кадәр акчаны кайтара.

Н. К. “Росгосстрах-Татарстан” мондый төр иминиятләштерүгә сакчыл карый, без күбрәк ипотека иминиятенә юнәлеш тотабыз.

Л. Я. Барлык кызыксындырган сораулар белән “Росгосстрах-Татарстан”ның 267-62-62 номеры буенча диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга була.

Н. К. “НАСКО” компаниясендә 2-721-521 телефоны буенча тәүлек дәвамында “кайнар линия” эшли.


ӘҢГӘМӘНЕ Гөлнар Гаттарова әзерләде