Казанның Авиатөзелеш районында өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтәчәкләр

Ленин исемендәге мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган район бәйрәме узачак. Бәйрәмгә олы яшьтәге 700 кеше чакырылган
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 2 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган район бәйрәме узачак. Бәйрәмгә олы яшьтәге 700 кеше чакырылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе, шулай ук юридик, торак-коммуналь хуҗалык һәм хакимиятнең башка структур бүлекчәләре белгечләре өлкәннәргә бушлай консультация бирәчәк. Социаль хезмәткәрләр пенсинерларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Кунаклар игътибарына Ленин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләренең көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк. Бу вакытта мәдәният сараеның фойесында “Көз бүләкләре” дип исемләнгән күргәзмә эшләр дип көтелә. Анда өлкән яшьтәге бакчачылар үзләренең 6 сотый кишәрлекләрендә үстерелгән төрле яшелчәләр һәм чәчәкләр тәкъдим итәчәк.