Җинаять турында ялган мәгълүмат биргән Актаныш кешесенә 3 елга ирегеннән мәхрүм булу яный

Кәрәзле телефонын югалтып, гаебен башкага сылтарга теләгән гражданин суд хөкемен көтә
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Актаныш районы прокуратурасы инициативасы белән Шамил. Г.ка карата җинаять эше кузгатыла.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Актанышның 50 яшьлек гражданины исереклек халәтендә кәрәзле телефонын югалтып, хатынына моны әйтергә курка һәм билгеле булмаган бер затның аның телефонын урлавы турындагы ялган мәгълүмат белән Актаныш районы эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. Милиция хезмәткәрләре җинаять кылган затны ачыклау буенча чаралар күрә башлый, әмма тикшерү эшләре нәтиҗәсез була. Икенче көнне үк Г. телефонын үзенең ваемсызлыгы аркасында югалтуын таный. Нәтиҗәдә Г. ның үзенә карата җинаять эше ачыла.
Җинаять эше хәзер Актаныш районы судына җибәрелгән. Гаепләү карары чыкса, аңа 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.