Федераль ташламаларга ия булганнарның 70,3 проценты «социаль пакет»тан баш тарткан

ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренчә, алар моны юкка эшләгән
(Казан, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Социаль пакет»ны кирәксенмәүчеләр саны былтыргыдан 3 процентка кимрәк булса да, бушлай дарулар алу урынына акча алып, алар юкка эшләгән. Һәрхәлдә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык нечкәлекләрне яхшы белгән ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов нәкъ менә шундый фикердә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Өлкәннәр көненә әзерлек уңаеннан үткәрелгән брифингта Айрат Зәкиевич: «Мин үзем дә 80 яшьне узган әти-әниемне, аларның улы һәм аңлы гражданин буларак, андый адымнан йолып калдым. Дарулардан бүген баш тартып, кем белә, әгәр иртәгә каты авырып китеп, кыйммәтле дәва алырга туры килсә... Шуны исәпкә алып, республика һәм федераль үзәктән зур суммалар бүлеп бирелә дә. Узган елны дарулар терапиясенә 1 миллиард 100 миллион сум күләмендә акча алынган булса, быел – 1,5 миллиард сум», - дип белдерде.