1 нче шәһәр шифаханәсендә гипертониклар өчен хәйрия акциясе оештырылды

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, гипертония белән авыручыларга дарулар тапшырылды
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан шәһәренең 1 нче шәһәр шифаханәсендә Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе, Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан гипертониядән интегүче авырулар өчен хәйрия акциясе уздырды.
Идарәнең медицина-социаль экспертиза сыйфатын контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Неля Габдераззакова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча пациентларның хокукларын яклау буенча иҗтимагый совет булдырылган. Аның составына күп кенә абруйлы фирмалар һәм оешмалар кергән. Аларның берсе – ТР даруханә учреждениеләре ассоциациясе. Нәкъ менә шул “Фарма” берлеге гипертониклар өчен хәйрия акциясе оештыра.
Бүгенге очрашу кысаларында гипертоник-пенсионерларга яшәү рәвеше, басымның тотрыклыгына ирешү чараларына багышланган лекция яңгырады.
”Фарма” даруханә учреждениеләре ассоциациясенең төбәк бүлеге вәкиле Ирина Белокурая әйтүенчә, гипертониклар өчен шифаханә авыруларына 20 комплект дару препаратлары өләшенәчәк.