Татарстан Республикасы көне традицион салют белән төгәлләнәчәк

Пиротехник шоуны карау өчен иң яхшы урыннар Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан булачак.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү традицион салют белән төгәлләнәчәк.

Алдарак “Татар-информ”га Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов хәбәр иткәнчә, салют карау өчен Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге мәйданы иң яхшы урыннар булачак.

Фейрверк кичке 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут тирәсе дәвам итәчәк.

Бу көнне Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен күңел ачу программалары каралган. Чаралар Казан шәһәре паркларында һәм башка җәмәгать урыннарында булачак.