Казан мэры Татарстан халкын Республика көне белән котлады

Илсур Метшин шәһәр казанышлары — Казанның чәчәк атуы өчен ныклы нигез булдыручы барлык халыкның тырышлыгы, диде.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин татарстанлыларны Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безгә барыбызга да илебезнең иң алга киткән төбәкләренең берсендә яшәргә һәм эшләргә насыйп булды», — диде Илсур Метшин.

Аның сүзләренчә, Татарстан Россиянең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертә һәм сәяси тотрыклылык, икътисад, сәнәгать һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы позицияләрне били.

«Татарстан башкаласы - мең еллык тарих һәм хәзерге заманны берләштергән гаҗәеп язмышлы шәһәр. Казан бүген — мәгариф һәм медицина, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм туризм үзәге», - диде Казан мэры.

Ул һәр ел саен Казан дөньякүләм масштабтагы чаралар кабул итүен искәртте. Ул узган ел шәһәрдә Футбол буенча онытылмаслык дөнья чемпионаты матчлары узды, ә быел җәй без «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздырдык, диде.

«Бу матур көндә сезгә сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим! Бәйрәм белән, яраткан шәһәр!» - диелә котлауда.