Әгерҗенең Кичкетаң авылында спорт мәйданчыклары ачылган

Аның берсе – тренажер, икенчесе – баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары.
(Казан, 30 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 30 август – Әгерҗе районы Кичкетаң авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм: биредә республика программалары кысаларында төзелгән ике спорт мәйданчы берьюлы сафка басты. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Аның берсе – тренажер, икенчесе – баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары.
 
Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, үз чиратында, республикабыз һәм район җитәкчелегенә, әлеге мәйданчыкны төзегән “МирСтрой” оешмасына тирән рәхмәт сүзләре җиткерде.   
   
"Республикабызда гамәлдә булган программаларның күбесе безнең авыл җирлеген дә гамәлдә. “Чиста су” программасы буенча су белән тәэмин итү системасын яңарттык, амбулаториядә капиталь ремонт уздырылды. Үзара салым акчалары ярдәме белән юлларны ремонтладык, зиратларыбызны тәртипкә китердек", – дип билгеләп үтте ул чыгышында. 
   
Тантаналы өлештән соң балалар спорт мәйданчыгы буйлап таралыштылар: кемдер таган атынды, кайсысы баскетбол уйнады, кемдер тренажерлар янына ашыкты, диелә хәбәрдә.