Чирмешән аграр техникумында пенсионерларны укыталар

Укулар бушлай оештырыла.
(Чирмешән, 30 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән аграр техникумында студентлар гына түгел, ә пенсия алды яшендәге ханымнар да укый. Бүген алар биредә аш пешерүче һөнәрен үзләштерәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Укырга теләк белдергән пенсия алды яшендәге кешеләр белән эшләүне халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә тапшырганнар. Лаеклы ялга чыгарга биш елдан да кимрәк вакыт калган очракта, алар үзәккә мөстәкыйль рәвештә яисә эш белән тәэмин итүче юлламасы нигезендә мөрәҗәгать итә алалар. Укулар бушлай оештырыла.