Ренат Харис: Татарстан Республикасы көне - ул безнең күңелебез бәйрәме

Татарстанда яшәү минем өчен зур горурлык", - дип белдерде шагыйрь.

 
(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның үзенең бәйрәмен, туган көнен бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

"Татарстан Республикасы көне - ул безнең күңелебез бәйрәме. Бүген чыннан да зур бәйрәм, ниндидер урамдагы бәйрәм түгел, ә күңел бәйрәме. Бу бәйрәм туган җиргә, аның халкына багышланган бәйрәм. Шәхсән минем өчен бу зур бәйрәм. Татарстанга, суверенитетка мин бик күп әсәрләремне багышладым. Кеше үзенең килеп чыгышы, туган ягы белән горурлана башлагач кына шәхескә әверелә. Татарстанда яшәү минем өчен зур горурлык. Татарстанның үткәне һәм киләчәге - безнең йөрәгебездә. Бүгенге Татарстанның казанышларына, уңышларына карап горурланабыз. Татарстанның үз бәйрәмен, туган көнен бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Ул хакны тир түгеп, бөтен өлкәләрдә акыл куәте куеп яулап алды", - дип билгеләп узды Ренат Харис.