news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытыннан алда пенсиягә чыга ала торган гражданнар категориясе билгеле

Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы әниләр, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары 50 яшькә җиткәч, вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы әниләр, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары 50 яшькә җиткәч, вакытыннан алда пенсиягә чыга алалар. Шулай ук дүрт бала тапкан хатын-кызлар - 56, ә өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшь тулгач, пенсиягә чыга ала.

Пенсия фондына Пенсия хокукларына алдан бәя бирү өчен, алдан фондның территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Шулай ук зур хезмәт стажы булган гражданнар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала: ир-атлар өчен 42 ел һәм хатын-кызлар өчен ул 37 ел.

Ерак Төньякта яшәүчеләр билгеләнгән гомуми таләпләрдән (ягъни 2021 елда 56,5 яшьлек ир-атлар һәм 51,5 яшьлек хатын-кызлар) биш ел алдан пенсиягә чыгарга хокуклы. Минималь стаж шул ук вакытта 15 ел (Ерак Төньякка тиңләштерелгән районнар өчен 20 ел) тәшкил итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100