news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиләк-җимеш сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшләячәк

Халыкның сорауларына Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт татарстанлылар өчен җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары буенча кайнар линия үткәрә.

Кайнар линия 2 августтан 13 августка кадәр эшләячәк, халык 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(843)273-34-85 телефоны буенча шалтырата алачак.

Сорауларга Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.

Шулай ук шалтыратулар: +7(800)555-49-43 номеры буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100