news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең «Әкият» балалар бакчасында татар телендә газета чыгаралар

Газетада балалар бакчасы тормышы яктыртыла.

Чирмешәннең «Әкият» балалар бакчасында татар телендә газета чыгаралар
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 30 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешәннең «Әкият» балалар бакчасында айга бер тапкыр «Әкияттә кунакта» дигән газета чыгаралар. Ул татар телендә генә нәшер ителә.

Газетада балалар бакчасы тормышы яктыртыла. Материалларны туплауга тәрбиячеләрне генә түгел, әти-әниләрне дә җәлеп итәләр. Газета туган телне саклау, телебезнең матурлыгын, әһәмиятен балаларга һәм, беренче чиратта, ата- аналарга җиткерү һәм рус балаларын татар телендә аралашырга өйрәтү максатыннан чыгарыла.

Ел башында ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Татар телен дәресләрдә генә түгел, ә төрле чаралар барышында да өйрәнәләр, кызыклы уеннар уйнау сизелерлек нәтиҗә бирә. Балалар белән милли бәйрәмнәр: «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Сабантуй» оештырабыз, гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләшәләр, туган тел атналыгы үткәрәләр, кече музей да оештырганнар.

«Бу эштә безнең төп ярдәмчеләребез — әти-әниләр. Аларга татар китапларын укырга, уеннар уйнарга вакыт табарга кирәклеген әйтәбез. Балаларга практика җитеп бетми, чөнки күпчелек хәзер өйдә дә русча сөйләшүне кулай күрә. Телне өйрәтү аралашу аша булырга тиеш. Бакчада гына аралашу җитми, әти-әниләр балалары белән күбрәк татарча аралашсын иде», — диде «Әкият» балалар бакчасы мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100