Зәйдә республикада беренчеләрдән булып төзелгән җирле советның административ пункты ачылды

Әлеге биналар "Авыл җирлекләренең административ биналарын төзү һәм төзекләндерү" республика программасы нигезендә төзелә.
(Зәй, 30 июль,  “Татар информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй районы Аксар авыл җирлеге өчен аерым әһәмияткә ия тарихи вакыйга булды: биредә “Авыл җирлекләренең административ биналарын төзү һәм төзекләндерү” республика программасы нигезендә авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитет өчен төзелгән яңа бина ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты, дип хәбәр итә район газетасы. Минсәгыйть Закировичны район башлыгы Разиф Кәримов Түбән Кама ягыннан килгәндә Зәй чигендә үк каршы алды. Менә-менә уракка төшәбез дип торган көннәрдә һәм басуларда мул уңыш өлгергәндә дәрәҗәле кунакка кайбер кырларны күрсәтү бик тә урынлы иде. Алар “Зәй” агрофирмасы “Шепкә” бүлекчәсенең “Башкирская-10” һәм “Скипетр” сортлы көзге бодай, “Раушан” сортлы арпа басуларында булып, игеннәр торышы белән таныштылар. Тиешле чәчү әйләнешен саклап, яңа технологияләрне эшкә җигеп чәчкән һәм үстерелгән әлеге көзге культуралардан мул уңыш көтелә, белгечләр әйтүенчә, һәр гектардан 60-70 центнер уңыш чыгарга тиеш. Кунакка, әлбәттә, районыбызның төп культурасы - шикәр чөгендере басуын да күрсәттеләр. Бүлекчәнең 700 гектар биләгән шикәр чөгендере басуы тигез, көр үсемлекләрдән күкрәп утыра. Инде хәзер үк чөгендернең авырлыгы 500 граммнан артык.Авылларның йөзе үзгәрү, социаль-көнкүреш объектларының яңа сулыш алуы, нәтиҗәдә авыл халкының яшәү шартлары яхшыруы республикада һәм шул уңайдан Зәйдә төрле социаль программаларның уңышлы тормышка ашырылуын дәлилли. Минсәгыйть Шакиров Имәнлебашта мәдәният йорты, Югары Шепкәдә шулай ук мәдәният йорты, табиб амбулаториясе, мәктәпне караганнан соң бу фикерне куәтләде. Чөнки әлеге учреждениеләр соңгы елларда программалар нигезендә төзекләндерелеп, халыкка хезмәт итә.2017 елның 27 июле Аксар авылы тарихында матур бер сәхифә буларак урын алачак. Авыл уртасында тиз арада мәһабәт бина калкып чыкты. Шунысы игътибарга лаек, республика программасы нигезендә быел Татарстанда 11 авыл җирлеге һәм башкарма комитет бинасы төзелеп файдалануга тапшырылырга тиеш булса, аның беренчесе Аксарда ачылды.Бинаны ачу биредә зур бәйрәм төсен алды. Аксарлылар тантаналарны оештыра белә. Театрлаштырылган тамаша кунакларны да битараф калдырмады, юмор аша көн темасын билгеләүгә сокланды алар.Тантанада катнашучыларны, әлбәттә, Разиф Кәримов һәм Минсәгыйть Шакиров кайнар котлады.– Без мондый тантаналарга күнегеп тә киләбез бугай, чөнки төзелгән һәм төзекләндерүдән соң объектлар ачу бездә еш булып тора. Республикада утызлап программа гамәлдә булса, Зәй аларның күпчелегендә катнаша. Бүгенге чара да - моның ачык дәлиле, – диде район башлыгы.– Татарстанда 956 муниципаль берәмлек исәпләнә, шуның 872се – авыл җирлеге. Авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлар өчен биналар төзү-төзекләндерү программасы булдыру кирәклеген ике ел элек съездда күтәреп чыккан идем. Бу хыял тормышка ашты, Президентыбыз аны хуплап, ул махсус программага әверелде. Быел исә 40лап бина ремонтланачак. 11е өр-яңадан төзелә. Билгеле, бу эшкә алданрак та керешергә була иде. Әмма халык безне аңламас дидек, мөһимрәк мәсьәләләрне хәл итү кирәк иде. Менә вакыт җитте, -диде Минсәгыйть Закирович.Тыштан ук үзенә җәлеп итеп торучы бинаның мәйданы - 93 квадрат метр. ”Форвард” һәм “СТАРК” ҖЧШ аны дүрт ай эчендә яхшы сыйфатлы итеп төзегән. Биредә эшләүчеләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Ә бу бик тә мөһим. Чөнки халык телендә авыл Советы дип йөртелә торган бина - ул гади урын гына түгел, ә халыкка дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү урыны.